ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана

16 декабрь 2018, 16:55 , Фото: архив

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана Төнлә һәм иртән аязган вакытта термометрның терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 (аязган вакытта -19 градуска кадәр), көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Татарстанга салкын һава алып килгән антициклон төбәктәге һава торышын 22 декабрьгә кадәр билгеләячәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10