ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Илһам Гомәров татарлар һәрвакыт көнкүрештә музыка сәнгатен киң кулланган дип саный

16 декабрь 2018, 14:37 , Фото: архив/Султан Исхаков

Илһам Гомәров татарлар һәрвакыт көнкүрештә музыка сәнгатен киң кулланган дип саный Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме моны тарихтагы фактлар раслый, - ди.
(Казан, 16 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). XIX гасыр азагында татарлар музыканы көнкүрештә киң кулланган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров "Татарстан" радиосына шулай дип белдерде.
 
Аның фикеренчә, Ислам дине каршы булганлыктан, татар халкында музыка тыңлау булмаган, дигән сүз белән килешү дөрес түгел. 
 
"Тарихи фактлар шуны күрсәтә: XIX гасыр азагында татарлар музыканы көнкүрешләрендә кулланган. Әйтик, ул чорларда, бигрәк тә бай гаиләләрдә барлыкка килгән музыкаль шкатулкалар булган. Әмма аларда татар җырлары, татар көйләре язылмаган була", - диде Илһам Гомәров. 
 
Пластинкаларда һәм шкатулкаларда рус җырлары гына яздырылганлыктан, татар осталары милли көйләрне яздыру буенча үзләре бу эшкә алына. Мисал өчен, Гыйләҗетдин Сәйфуллин татар көйләре язылган тәлинкәләр чыгара башлый. 
 
Тарихчылар фикеренчә, ул шуный 600дән артык тәлинкә чыгара. Институтның Мирасханә фондларында шуларның яртысы диярлек саклана. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10