ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алексей Песошин Россия Регби федерациясе утырышында катнашты

15 декабрь 2018, 17:11 , Фото: архив

Алексей Песошин Россия Регби федерациясе утырышында катнашты Чарада 2018 ел сезонында Россия регби уеннарына йомгак ясалды.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Регби федерациясе утырышында һәм тантаналы кичәдә катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Алексей Песошин Татарстан Республикасы Регби федерациясен җитәкли, шулай ук Россия Регби федерациясе Югары советы әгъзасы булып тора.

Чарада 2018 ел сезонында Россия регби уеннарына йомгак ясалды. Узып баручы елда регби буенча Россия командасының Дөнья кубогына чыгуы төп вакыйга булды.

  • Дөнья кубогы 2019 елның 20 сентябреннән 2 ноябрьгә кадәр Япониядә узачак. Анда Россия командасы беренче уенны Япониягә каршы уйнаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10