ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алдылар

14 декабрь 2018, 10:03 , Фото: Мәскәүнең

Мәскәүдә Конституция көнендә Муса Җәлилне ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алдылар "Күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала", - дип борчыла Мәскәүнең "Татар Штабы" аксакалы Әхмәт Галимов.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). 12 декабрьдә Мәскәүдәге “Татар Штабында” Россия Конституциясе көне уңаеннан оештырылган кичәгә җыелган шагыйрьләр, галимнәр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, студентлар клубы активистлары патриот шагыйрь Муса Җәлилне (1906-1944) ватанпарвәрлек үрнәге итеп искә алды. Бу турыда Мәскәүнең "Татар Штабы" матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлил дә катнашкан чараны "Татар Штабы" координаторы Гөлнара Яруллина башлап җибәрде. Ул татарлар өчен Муса Җәлилнең ватанпарвәрлек үрнәге икәнлеген һәм  кичәнең Конституция көнендә уздырылуы символик булуын әйтте. 

Җирле тарихчы, Мәскәү "Татар Штабы" аксакалы Әхмәт Галимов башкаладагы татар әдәбияте, сәнгате проблемаларын күтәрде. “1920-30 елларда Мәскәүдә татар тормышы гөрләп торган. Җәлил Мәскәүдә татарча журнал чыгарган, китаплар нәшер иткән, яңа буын татар язучыларын тәрбияләгән. Яңа буын татар шагыйрьләре юк. Булганнары да русча яза", - дип борчыла ул.

"Күренекле шәхесләребезнең архивлары белән бергә татар-мөселман ядъкәрләре дә югала. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәп иҗат иткән шагыйрь Әхмәт Ерикәй архивы кайда? Шундый аяныч хәлләр бик күп. Бу турыда уйланырга һәм конкрет эшләргә кылырга кирәк”, - диде 90 яшьлек аксакал.

Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов фикеренчә, шагыйрь иҗаты инде 3-4 буынны тәрбияли. Ә Чулпан исеме – татарлар арасында бик популяр исем. “Татарның хәле һәм киләчәге Конституциянең тулы көчкә эшләве белән турыдан-туры бәйләнгән”, - дип саный Нәзиф Мириханов.

Кичә барышында Мәскәү шагыйрьләре Лилия Сафина, Әнис Шәймарданов, Әхәт Мөхәммәтов,  "Татар Штабы" активисты Салават Сөрмәтов Җәлил шигырьләрен укыды. Чулпан Җәлил чараны оештыручы Әхәт Мөхәммәтовка рәхмәт әйтте. “Татар Штабы” Чулпан Җәлил белән яшьләр белән очрашулар оештырырга һәм шагыйрьнең туган көненә документаль фильм әзерләргә килеште, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10