ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов театрларны республиканың көчле ягы дип атады

13 декабрь 2018, 15:30 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов театрларны республиканың көчле ягы дип атады Татарстан Президенты Әтнә театрында Россиядә Театр елы ачылу тантанасында катнашты.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрларын республиканың көчле ягы дип саный. Бу хакта ул бүген Россиядә Театр елы ачылу тантанасында әйтте. Тантана Россиядә бердәнбер авыл дәүләт театрында – Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында үтте.

Татарстан Президенты театрлар алдына зур бурычлар куеп: “Сез иң яхшылары булырга тиеш. Мин моны булдыра алуыгызга ышанам. Ә төзекләндерү-җиһазландыру мәсьәләләре безнең эш”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы театры бинасына реконструкция ясыйсы барлыгын да искәртеп үтте.

Татарстан Президенты театр әһелләренә рәхмәтләрен җиткереп: “Сез бик кирәк, сезсез безнең киләчәгебез юк”, - диде.

Әтнә театрындагы тантаналы кичәдә республика театрлары җитәкчеләре, режиссерлары һәм артистлары катнашты. Камал театры белән Әтнә театры тырышлыгы белән театраль-музыкаль кичә әзерләнгән иде. Тамашаның сценарий авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – Радик Бариев.

Кичәдә Камал театрының “Зәңгәр шәл”, Әлмәт театрының “Качаклар”, Чаллы театрының “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Курчак театрының музыкаль композициясе әзерләнгән иде. Ә “Дон Жуан” спектакле Камал һәм Качалов театрларында бару сәбәпле, аны ике театр артисты бергәләп уйнады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10