ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чыңгыз Айтматовны Анкарада искә алдылар

13 декабрь 2018, 08:13

Чыңгыз Айтматовны Анкарада искә алдылар Төркиядә әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган кичә үтте.

(Истанбул, 13 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия башкаласы Анкарада дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов “Бер гомер бер гасырга тигез” дип исемләнгән чара белән искә алынды. Бу турыда “Саһипкыран” стратегик тикшеренүләр үзәге рәисе урынбасары Җәсурхан Таш хәбәр итә.

Әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган кичә Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан Анкараның Кечиөрән районы хакимияте һәм Юныс Әмрә исемендәге институт ярдәме белән оештырылган.

Чыңгыз Айтматовны искә алырга Төркия дәүләт президентының баш киңәшчесе Шүкрү Каратәпә дә килгән. Мәдәният һәм туризм министры урынбасары Надир Альпаслан, Кечиөрән районы җитәкчесе Мостафа Ак, Кыргызстанның Төркиядәге илчесе Ибраһим Юнысов, Шанлыурфа һәм Бурса шәһәрләре хакимияте башлыклары, Төркиянең танылган язучылары, галимнәр, журналистлар катнашты.

Президент киңәшчесе Шүкрү Кара кыргыз язучысының төрки дөньяның иң нык танылган әдибе булуын искәртеп, романнарының тормышчанлыгы, җәмгыятьнең иҗтимагый–мәдәни тормышын иң югары кимәлдә чагылдырулары турында сөйләде.

Кыргызстанның Төркиядәге илчесе Ибраһим Жунысов Чыңгыз Айтматов әсәрләренең 168 илдә 70 миллионнан артык кеше тарафыннан укылуын белдерде. Җәсурхан Таш әйтүенчә, ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, кыргыз язучысының дөньяда Вильям Шекспир белән Лев Толстойдан соң иң күп укылган өченче әдип булуы билгеле.

Чараның проект җитәкчесе Өмәр Эрдоган Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышланган китап әзерләнүен, берничә ай эчендә халыкка тәкъдим ителәчәген хәбәр итте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10