ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мордовия профессоры Чыңгыз Айтматовның төрле милләтләр язучысы булуын әйтте

12 декабрь 2018, 19:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Мордовия профессоры Чыңгыз Айтматовның төрле милләтләр язучысы булуын әйтте Галимә бу күренешне әдипнең төрле телләр белүе белән бәйләп аңлатты.

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Казанда язучы Чыңгыз Айтматовка багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Мордовия дәүләт педагогия институты профессоры Елена Жиндеева язучының төрле милләтләр язучысы булуын әйтте. Әдип иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ул “феномен” дип атады.

  • Халыкара фәнни-гамәли конференция Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы уңаеннан оештырылды. Ул Татарстан республикасы Фәннәр академиясендә үтте. 

Чыңгыз Айтматов иҗатына хас булган төп үзенчәлек итеп, Елена Жиндеева бер ук вакытта бөтен халыклар өчен үзенеке булып торуын, ләкин шул ук вакытта һәрвакыт үз халкы вәкиле булып калуын әйтте. Галимә бу күренешне әдипнең төрле телләр белүе белән бәйләп аңлатты.

“Һәр милләт әдипне үз итә, туган итеп күрә”, - диде профессор.

  • Чыңгыз Төрекулович Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанда туган. Кыргыз һәм рус телләрендә иҗат иткән. Кыргызстанның халык язучысы, Социалистик Хезмәт герое, Ленин һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреаты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10