ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгородта “Онытылган моңнар” бәйгесе гран-приен иң олы яшьтәге катнашучы откан

11 декабрь 2018, 16:48 , Фото: Румия Хамзина

Түбән Новгородта “Онытылган моңнар” бәйгесе гран-приен иң олы яшьтәге катнашучы откан Әлеге бәйге тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган күренекле җырчылар – Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев – истәлегенә багышлана.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Түбән Новгородта үткән “Онытылган моңнар” татар халык иҗаты фестиваленең иң олы яшьтәге катнашучысы 78 яшьлек Рауза Невмянова гран-при яулаган. Бу турында “Татар-информ”га Спас районының “Арт-Септима” вокал студиясе җитәкчесе Гүзәлия Зиннәтуллина хәбәр итте.

Спас районы Татар Моклокасы авылында гомер итүче үзешчән җырчының уникальлеге шунда, ул үзенчәлекле тавышы, тембры белән әнисеннән отып калган борынгы җырларны башкара. Рауза апа инде җиде ел әлеге студиянең солисткасы.

  • Өлкәкүләм “Онытылган моңнар” фестиваль-бәйгесе Түбән Новгородта җиденче тапкыр уздырылды. Ул бу төбәкнең танылган җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышлана. Быелгы программа Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы уңаеннан үткәрелде, җырчының иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылды.

Рауза Невмянова вокал дәресләрен фольклор җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкаручы Гүзәлия Зиннәтуллинадан ала.

“Арт-Септима” җитәкчесе Гүзәлия Зиннәтуллина сөйләгәнчә, Рауза апа төрле халыкара һәм региональ конкурсларда катнашып, еш кына беренче урыннарны яулый. “Солисткабыз татар фольклор байлыгын саклап калырга, яшь буынга җиткерергә тырыша”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10