ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омь елгасы яр буе татар галиме исемен йөртәчәк

11 декабрь 2018, 19:36

Яр буена Омск шәһәренең элеккеге баш архитекторы Альберт Кәримов исеме бирелгән.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Омск шәһәрендәге Омь елгасы яр буена татар академигы Альберт Кәримов исеме бирелгән. Бу хакта Омск татарлар оешмасы хәбәр итә. 
Мәгълүмат тактасын ачу тантанасы узган атнада, 6 декабрь көнне узган. 
 
Яр буена Альберт Кәримов исемен бирү инициативасы белән аның хатыны чыккан. Бу тәкъдимне Омск шәһәр Советы депутатлары хуплаган. Мәгълүмат тактасы авторы - архитектор Александр Бегун. 
 
Омь елгасы яр буе академик яшәгән йорт каршында урнашкан. Мәгълүмат тактасы Лермонтов урамындагы Юбилей күперенә беркетелгән, диелә хәбәрдә.
 
  • Альберт Михайлович (Миннихан улы) Кәримов (1941-2015) - Совет һәм Россия архитекторы. РСФСРның атказанган архитекторы. 1975 елдан алып 2005 елга кадәр Омск каласының баш архитектор вазифасын башкара. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10