ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Камил Исхаков Парижда Болгар ислам академиясе турында сөйләде

11 декабрь 2018, 11:58 , Фото: архив/Рамиль Гали

Камил Исхаков Парижда Болгар ислам академиясе турында сөйләде Франция башкаласында XIV Халыкара "Ислам һәм глобальләшү проблемалары" мөселман форумы узды.
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Парижда узган XIV Халыкара "Ислам һәм глобальләшү проблемалары" мөселман форумында Болгар ислам академиясе турында сөйләделәр. Җәмәгатьчелекне дини уку йорты белән аның президенты Камил Исхаков таныштырды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
ТР Президенты ярдәмчесе, РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары киңәшчесе Татарстанның рухи һәм мәдәни байлыгы булган субъект икәнен билгеләп узды. 
 
"Аллаһ ярдәме белән, ислам безнең төбәктә тирән тамыр җәйде. Бу мөселман  күзаллаулары нигезендә, фәннең, сәнгатьнең, мәдәниятнең чәчәк атуында чагыла. Башка дин вәкилләре белән яшәсәләр дә, тарихта фаҗигале этаплар булса да, татар халкы XI гасыр буе исламга тугры калды", - диде ул. 
 
Камил Исхаков татарларның бабалары ислам үсешенә -  дини белем бирү мирасына гасырлар дәвамында өлеш кертүенә игътибарны юнәлтте. "Бөек татар галимнәре һәм дин белгечләре арасында Шиһабетдин Мәрҗәни бар. Без быел аның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәбез", - диде ул. 
 
Ислам тәгълиматы традицияләренең Татарстанда үсеш дәвамы буларак 2015 елның 23 сентябрендә борынгы Болгар җирендә Болгар ислам академиясенә нигез салу булды. Академияне булдыру Россия мөселманнарының борынгы дини һәм фәнни үзәген яңарту икәнен Россия Президенты Владимир Путин да билгеләп узды. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10