ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Сәгыйтова дизайнер Илдар Әюпов белән бергә “Калеб” логотибын яңартачак

10 декабрь 2018, 15:44 , Фото: Султан Исхаков

Гүзәл Сәгыйтова дизайнер Илдар Әюпов белән бергә “Калеб” логотибын яңартачак Кариев театры өчен эшләнгән логотипларның берсе "Калеб" стилен булдыруда да кулланылачак.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының стилен булдыру конкурсында катнашып, финалга чыккан эшләрнең берсен – танылган татар дизайнеры Илдар Әюповның эскизларын “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсе үз логотибын эшләүдә файдаланачак. Бу хакта Кариев театрының директоры, “Калеб” берләшмәсен оештыручы Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

“Бу логотип безгә бик ошады. ”Биш ел узгач, “Калеб” логотибын да яңартасы бар иде”, - диде ул.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кариев театрының стилен булдыру конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Финалга чыккан өч эшнең икесен Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студентлары Ангелина Филимонова белән Айгөл Гыйльметдинова әзерләгән. Берсенең авторы – танылган татар дизайнеры Илдар Әюпов.

“Социаль челтәрләрдә күпчелек тавышны җыймаса да, татар яшьләре Илдар Әюпов эскизын хуплады. Үз театрыбыз коллективы да Илдар Әюповка күп тавыш бирде, аеруча яшь артистлар аның эскизын яратты”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Илдар Әюповның логотибы рун язулары стилендә эшләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10