ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда буран көтелә

10 декабрь 2018, 07:12

Көндез һава температурасы -6 градустан -1 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның күпчелек районнарында җиңелчә буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук республика юлларында бозлавык булачагы турында да кисәтә.

Көндез һава температурасы -6 градустан -1 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, дип фаразлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10