ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актаныш “Иске Казан кичләре” фестивале җиңүчеләрен барлый

10 декабрь 2018, 00:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/mdniyat/goref-gadtlrne-barlar-chak-aktanyshta-iske-kazan-kichlre-festivale-z-ichelren-barlyy-fotomizgellr-d-bar

Актаныш “Иске Казан кичләре” фестивале җиңүчеләрен барлый Җирлеккә хас гореф-гадәтләрне яңартуга,аның бай иҗатын җыйнауга, йолаларын барлауга юнәлдерелгән районкүләм чарада 22 мәдәният йорты катнашты.
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиярова). Актаныш авылларның Мәдәният йортлары коллективлары “Иске Казан кичләре” дип исемләнгән фольклор фестивалендә жюрига иҗатларын тәкъдим итте. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Җирлеккә хас гореф-гадәтләрне яңартуга, аның бай иҗатын җыйнауга, йолаларын барлауга юнәлдерелгән районкүләм чарада 22 мәдәният йорты катнашты. Алар арасында 20 кешелек коллективлар туплауга ирешкәннәре дә, сәхнәгә инде онытыла барган гореф-гадәтләрне күтәрүчеләр дә булды. 
 
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров әлеге фестиваль Ык буе Сабантуена әзерлекнең бер этабы, диде. 
 
Усы авылы коллективы кыз озату йоласын тәкъдим итте. Әлеге мизгелләрне сәхнәдә берьюлы 18 үзешчән сурәтләде. 
 
Татар Ямалы коллективы жюри  составын уха пешерү  йоласы белән таң калдырган булса, такталачыклылар сәхнәгә өй юу йоласын алып менде. Айман җилегенең көтү озату мизгелләре дә гаять кызыклы, үзгә килеп чыкты.  

Барлык коллективлар сәхнә тотканнан соң, җиңүчеләр билгеләнеп, фестивальгә йомгак ясалачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10