ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Яшьлек-шоу” башкорт поп-музыкасы фестивалендә 18 яшьлек җырчы җиңгән

9 декабрь 2018, 13:15

Риф Рысбаевка клип төшерүгә сертификат һәм “Курай” телеканалында ротация бүләк ителгән.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Уфада яшьләр милли эстрада музыкасы буенча ел йомгаклары ясалган. “Яшьлек-шоу 2018” башкорт поп-музыкасы фестивале финалында Гран-прины 18 яшьлек Риф Рысбаев яулаган. Артистка клип төшерүгә сертификат һәм “Курай” телеканалында ротация бүләк ителгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Риф тумышы белән Бөръян районыннан, ул Уфа күппрофильле көллиятнең физик культура бүлегендә укый.

Беренче урын “Малай-шалай” төркеменә бирелгән. Икенче урынны Ләйсән Хәлиуллина һәм Уфа мәктәбендә унберенче сыйныф укчысы Диана Шиһапова бүлешкән. Өченче урында гиммназия укучысы Газиз Әхмәтов һәм Чиләбедән Әдилә Килова яулаган.

Фестивальдә “Ел җыры” дип “Хистәр һүрелмәй” җыры, “Ел җырчысы” булып Илнур Рамазанов, ел клибы - RNT клибы, ел ачышы – “Бәхетле” төркеме, ел төркеме булып Zaman төркеме танылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10