ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия”гә кабул итүгә тагын да таләпчәнрәк караячакбыз

9 декабрь 2018, 11:02 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бердәм Россия”гә кабул итүгә тагын да таләпчәнрәк караячакбыз Татарстан делегациясе “Бердәм Россия” әгъзаларына этика кодексы кертү тәкъдимен хуплады.

(Мәскәү, 9 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Угаров). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге партиягә кандидатлар сайлауны катгыйландарачак. Әлеге чара партия сафларына әхлакый яктан түбән әгъзалар кабул итүдән саклаячак. Бу хакта Мәскәүдә партия съезды йомгакларында "Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Кызганыч, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары арасында Мәскәүдә һәм төбәкләрдә партия дисциплинасын бозучылар, хокук бозучылар һәм хәтта җинаять кылучылар бар. Һәм без партияне андый әгъзалардан чикләргә телибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул “Бердәм Россия” Татарстан бүлегенең илдә тулы аудит үткәргән бердәнбер бүлек икәнлеген әйтте.

“Беләсезме 17 ел эчендә күпме кеше партиядән китте, башка төбәкләргә күчте, бу дөньядан китте? Ревизия йомгаклары буенча, безнең партия оешмасы 12 мең кешегә кимеде. Ел ярым эчендә без партия әгъзаларын 128 меңгә кадәр диярлек тулыландырдык”, - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10