ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Башкортстан умарталыкларындагы бал кортларын кышка Үзбәкстанга озатырга җыеналар

9 декабрь 2018, 16:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Башкортстан умарталыкларындагы бал кортларын кышка Үзбәкстанга озатырга җыеналар Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карыйлар.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан умартачылыкларындагы бал кортларын кыш чыгар өчен Үзбәкстанга озатырга мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы — Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов Уфада Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе башлыгы Шухрат Ганиев белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыккан.

Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карарга авыл хуҗалыгы министры тәкъдим иткән. Шул рәвешле, Башкортстан умартачылары өчен Үзбәкстанның баш базарына юл ачылачак, дип искәрткән, үз чиратында, Шухрат Ганиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10