ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яшь тамашачы театрының баш режиссеры татарларга Идегәй кебек геройлар җитми дип саный

9 декабрь 2018, 17:08 , Фото: архив/Рамиль Гали

Яшь тамашачы театрының баш режиссеры татарларга Идегәй кебек геройлар җитми дип саный Туфан Имаметдинов татарлар гасырлар буе сыгылмалы булып яшәргә ияләшкән дип уйлый.

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Хәзерге вакытта тарихи шәхесләр арасында Идегәй кебек татарларны рухландыручы, каты куллы һәм акыллы герой юк. Бу фикерен Яшь тамашачы театрының баш режиссеры, “Алтын битлек” премиясе номинанты Туфан Имаметдинов “Интертат” электрон газетасына биргән “Шәһәрчеләр” проектының интервьюсында белдерде.

Туфан Имаметдинов татарлар гасырлар буе сыгылмалы булып яшәргә ияләшкән дип уйлый. Шуңа күрә аларда кыюлык та, гаскәрилек тә юк, ди ул.

“Безгә герой җитми. Герой буларак мин Идегәйне күрәм. Каты куллы, ләкин үз иле белән акыллы җитәкчелек итә белүче. Татар милләтен саклап калу өчен әллә кемнәр белән сугышкан. Үз дәрәҗәсен дә белгән, халкы дәрәҗәсен дә күтәргән”, - ди ул.

“Бәлки, безгә Сөембикә образы уңайлырактыр”, - фикерен дәвам итә Туфан Имаметдинов. “Чөнки ул сыгылмалы. Хатын-кыз бит сыгылмалы була белә. Татар кешесе дә шундый. Бәлкем, шуның өчен безгә Идегәйне түгел, шул образны кертәләр - сез Сөембикәләр генә булырга тиеш, Идегәйләр түгел дип”.

Режиссер киләчәктә “Идегәй” операсын кую хыялы булуын да әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10