ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда заманча сәнгать галереясендә ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә оештырачаклар

7 декабрь 2018, 20:51 , Фото: president.tatarstan.ru

Казанда заманча сәнгать галереясендә ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә оештырачаклар Күргәзмәгә әзерлек Рус дәүләт музее белән берлектә 2019 елда башланачак.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылачак. Бу хакта галерея ачылышында Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева әйтте.

“2019 елда Рус дәүләт музее коллективы белән ТАССРның 100 еллыгына күргәзмә эшли башлаячакбыз. ТАССРга гына түгел, ә гомумән СССРга кагылышлы әйберләр күрсәтеләчәк”, - диде Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее директоры.

Открытие после реконструкции Галереи современного искусства.
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Аның сүзләренчә, планда шулай ук ХХI гасыр рәссамнары күргәзмәсе да бар. “Ләкин үзебезнең коллекцияне дә күрсәтәчәкбез, мәсәлән, рус авангарды, безнең искиткеч коллекция бар. Рус авангарды ХХ гасырның икенче яртысында һәм ХХI гасырда булган заманча, яңа әйберләрнең мөнбәре булып тора. Рус музее коллекциясеннән зур күргәзмә ясарга планлаштырабыз. Хәзер сөйләшүләр бара”, - диде Розалия Нургалиева.

Заманча сәнгать галереясе кунаклар өчен 12.00 – 21.00 сәгатьләрдә ачык булачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10