ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлзада Камәртдиновага атказанган артист исеме бирелде

7 декабрь 2018, 20:28 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлзада Камәртдиновага атказанган артист исеме бирелде Президент указында музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Өч татар драма артистына – Эмиль Талиповка, Ләйсән Фәйзуллинага һәм Гөлзадә Камәртдиновага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Яңалык турында "Татар-информ"га театр вәкилләре хәбәр итте.

Гөлзадә Камәртдинова – Буа татар дәүләт театры артисты, театрның примасы.

Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина – Камал театры артистлары. Яшь артистларның соңгы бергә уйнаган рольләре – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Миркәй белән Айсылу рольләре.

Әлеге указда музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10