ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар матбугаты

Бала күзе күпне күрә - "Ватаным Татарстан" газетасы

7 декабрь 2018, 19:50

Дүрт ел эчендә республикада укучылар ярдәме белән 20 меңнән артык чүплек ачыкланган.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан"). Дүрт ел эчендә республикада укучылар ярдәме белән 20 меңнән артык чүплек ачыкланган. Дөресрәге, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша килгән хәбәрләр бу. Татарстан Экология һәм табигый ресурс­лар министрлыгы мәгълү­матларына караганда, быел бу сан 10 меңгә җиткән. Чүпкә каршы көрәшүдән файда бармы?

Соңгы елларда укучылар эко­логларның уң кулына әйләнде. Алар, юлында очраган һәр чүп­лекне фотога яки видеога тө­шереп, мобиль кушымта аша юллый. Дөрес, моның өчен әҗере дә бар. Күбрәк чүп урынын хәбәр иткән саен, бәйгедә җиңү ихтималы да арта. Укучылар арасында оештырылган әлеге бәйгене хупламаучылар да бар. Янәсе, кешене әләкләп, бүләк оту эш түгел. “Шулаен шулайдыр. Әмма үзем машина тәрәзәсеннән чүп ташламый башладым. Кеше­нең кулында – телефон. Штраф түлисе килми бит. Шуңа күрә чүпне машинада пакетка җыеп барабыз”, – ди Рөстәм.

Укучылар исә бик актив эшли. Бәйгедә катнашучылар саны ел саен арта бара. Узган уку елында 7 мең 356 чүплек фаш ителгән. Иң активлар – Түбән Кама, Спас, Алексеевск районнары, Казан шәһәре укучылары. Җиңүчеләр арасында иң актив укучы, сыйныф, мәктәпне ачыклаганнар.

Балалар чүп ташламас та, өл­кәннәрне ничек өйрәтергә?

– Авылда чүплекне бетергәч, кешеләр чүпне яшертен генә түгә башлаган. Тирә-юньне пычраткан өчен штраф түләүдән куркалар. Шуңа күрә кеше-кара күрмәгән җиргә арбасы белән илтеп аударалар. Җәй көне урманга баргач, тегендә-монда түгеп калдырган чүпләргә исем китте. Ниләр генә юк. Тиресе дә, көнкүреш калдыклары да... Чүпне атнага бер килеп җыя­лар югыйсә. Әмма кайбе­рәүләрдә табигатькә сакчыл караш җитми, күрәсең. Бик начар гадәт инде бу! Ыргыта торган билгеле җире булсын иде. Бөтен чүп-чарны машинага чыгарып ыргытып бетереп тә булмыйдыр, – ди Актаныш районының Яңа Кормаш авылына кунакка кайтучы Рәзинә ханым.

Әтнә районының Бәрәзә мәк­тәбенең биология-химия укытучысы Рамилә Сәхибуллина әй­түен­чә, авылда элеккеге кебек коточкыч чүплекләр беткән. “Элек елга буйлары әкәмәт иде. Кайда аулак урын бар, кеше чүпне шунда ыргытты. Хәзер җирлектә проблема юк. Бездә чүпне бушлай җыя­лар. Һәр кеше үз хуҗалыгын җыеш­тыра. Укучылар белән көз көннә­рендә корыган агачларны кисәргә булышабыз. Барысының да чиста яшисе килә”, – ди педагог.

Балтач районының Норма авыл җирлегендә дә чүп җыю тәртипкә салынган. Җирлек башлыгы урынбасары Алсу Зыятдинова әйтүенчә, чүпне атнага бер тапкыр авыллардан җыялар. “Халык, чүбен капчыкларга тутырып, машина килгәнне көтеп тора. Бер кешедән айга 35 сум җыябыз. Чүпне вакытында җый­гач, кеше­ләр аны теләсә кая чыгарып атмый. Халыкның культурасы да уңай якка үзгәрде”, – ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10