ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Разил Вәлиев: Казанда өч телле мәктәп ачу милли мәгариф үсешен тәэмин итәчәк

7 декабрь 2018, 19:17 , Фото: архив

Разил Вәлиев: Казанда өч телле мәктәп ачу милли мәгариф үсешен тәэмин итәчәк Өч телле мәктәп ачу идеясен ТАССР Югары Советының 80 еллыгына багышланган тантанада Минтимер Шәймиев әйтте.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча Казанда өч телле мәктәп ачу алга таба милли мәгариф системасы үсешен тәэмин итәргә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Советында узган утырышта Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев әйткән. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент комитеты башлыгы ТАССР Югары Советының 80 еллыгына багышланган тантанада Минтимер Шәймиевнең яңа буын мәктәбе ачу идеясен әйткәнен искәртте. Анда укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә булыр дип фаразлана. Бу алга таба милли мәгариф системасының үсеш юлларын тәэмин итәргә мөмкин булган бер юнәлеш, дип ышана Разил Вәлиев.

“Әгәр бу практика үзен күрсәтә алса, мондый мәктәпләрне республиканың күп кенә шәһәр һәм районнарында ачарга мөмкин булыр иде”, - диде ул.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар милли педагогия кадрлары әзерләү мәсьәләләрен дә күтәрде. “Милли кадрлар әзерләү системасына килгәндә, соңгы вакытта Казан федераль университетында уңай үзгәрешләр күзәтелә. Тик бу гына җитми”, - диде депутат.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10