ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Казанда “Манхэттен” торак комплексының түбәсендә янгын чыккан

7 декабрь 2018, 17:20 , Фото: очевидцы

Казанда “Манхэттен” торак комплексының түбәсендә янгын чыккан Ялкын төзелеп бетмәгән күпкатлы йортның өске катларын камап алган.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Оренбург трактындагы “Манхэттен” торак комплексының түбәсендә янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитләр аша билгеле булды.

“Оренбург тракты 8/1 йорттагы янгын турында хәбәр бүген 15:44 сәгатьтә 112 номерына килде”, - диделәр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Урынга Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килгән. Янгын сүндерүчеләр түбәдәге рубероидка ут капканын ачыклаган.

Утны тиз арада сүндергәннәр. Янгын мәйданы 5 квадрат метрны тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10