ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Россия Сәнәгать министрлыгы Татарстанның “КЗСК-Силикон” заводына ярдәм итәчәк

7 декабрь 2018, 17:39 , Фото: president.tatarstan.ru

Россия Сәнәгать министрлыгы Татарстанның “КЗСК-Силикон” заводына ярдәм итәчәк “Без һәрвакыт оешмаларга ярдәм күрсәтү яклы", - Денис Мантуров

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстанның “КЗСК-Силикон” заводына ярдәм итәчәк. Бу хакта журналистларга Казанга эшлекле сәфәре барышында министр Денис Мантуров әйтте.

“КЗСК-Силикон” Казан синтетик каучук предприятиесенең бер бүлеге. Ул елына 40 мең тонна мең куәткә ия булган метилхлорсилан җитештерү комплексы төзелеше өчен оештырылган. Әлеге матдәне Россиядә башка бер җирдә дә җитештермиләр.

“Без һәрвакыт оешмаларга ярдәм күрсәтү яклы, - диде министр. – Безнең өчен бу мөһим, ә номенклатура буенча тагын да әһәмиятлерәк. Бу оешманы һәм химик продукция бүлегендә җитештерелә торган номенклатураны саклап калу өчен чаралар эзләүне дәвам итәчәкбез.

Ел башында Арбитраж “КЗСК-Силикон” заводын бөлген дип таныды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10