ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Мәдәният

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы әзер

7 декабрь 2018, 17:14

«Илгиз ил гизә» проектының яңа чыгарылышы әзер Яңа чыгарылышта Илгиз Шәкүров замана татар яшьләренең ничек күңел ачуын күрсәтә.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» видеоблогының яңа чыгарылышы әзер. Влогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга була.

Яңа чыгарылышта видеоблог авторы Илгиз Шәкүров замана татар яшьләренең ничек күңел ачуын күрсәтә. "Татарча заманча "тусовка"дан репортаж" - чыгарылышның исеме шундый.

Моннан тыш, видеоблогта милли бизнесның нәрсә булуы һәм аның белән күпме акча эшләүләре ачыклана.

Татарча электрон музыка вәкилләре Ilgiz, Said Olur, The KAMны да яңа чыгарылышта күрергә була.

"Илгиз ил гизә" проектының барлык чыгарылышларын сылтама аша карый аласыз.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10