ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Россия сәнәгать министры Татарстанның WorldSkills чемпионнары белән очрашты

7 декабрь 2018, 18:16

Денис Мантуров белән Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова Казанда машина төзелеше күргәзмәсен карады.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Россиянең Сәнәгать министры Денис Мантуров Татарстанның WorldSkills турниры чемпионнары белән очрашты. Очрашу “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 18 нче махсуслашкан халыкара күргәзмәсендә узды.

Күргәзмә белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова да танышты.

Казан ярминкәсендә күргәзмә кысаларында “ЧПУ станокларында фрезер эшләре”, “ЧПУ станокларында токарь эшләре”, “Эретеп-ябыштыру эшләре”, “Металл конструкцияләр җыю” компетенцияләре буенча  Татарстан Республикасының “Яшь профессионаллар” төбәкара чемпионаты уза. 

Денис Манутров республикада кайсы белгечлекнең иң көчлесе булуы белән кызыксынды. Министрга җавап итеп, республикада яшьләрнең ИТ юнәлешләр буенча зур уңышлар күрсәтүе турында әйттеләр. 

Моннан тыш, кунаклар Чехия Республикасы стендын да карадылар. Анда машина төзелеше һәм Чехия базарының иң көчле 11 вәкиле тәкъдим ителгән.

“Казан Гипронииавиапром” акционерлык җәмгыяте дә кунакларның игътибарын җәлеп итте. Компания 3D-технологияләр кулланылган эшләрен тәкъдим итте. Шулай ук кунаклар “Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексының җитештерү потенциалы” мультимедиа экспозициясенә дә бәя бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10