ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

2019 елда "Ак калфак" оешмасы Самара өлкәсе һәм Чувашиядә күчмә утырышлар үткәрәчәк

7 декабрь 2018, 16:56 , Фото: Лилия Гаделшина

2019 елда Быелга «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының соңгы күчмә утырышы Удмуртия Республикасында узды.

(Ижевск, 7 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Киләсе 2019 елда да «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарында күчмә утырышлар үткәрәчәк. Бу хакта бүген Удмуртия башкаласы Ижевскида узган чираттагы күчмә утырышта оешма рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

Киләсе елда Самара өлкәсе һәм Чувашия Республикасында, Татарстанда исә Тукай, Тәтеш районнарында күчмә утырышлар оештырылыр дип планлаштырыла. Кукмара районында да җыелу нияте бар, диде ул.

Кадрия Идрисова сүзләренчә, бүген Татарстан районнары «Ак калфак» утырышларын кабул итәргә үзләре тәкъдим итә башлаган. «Оешманың эшен күрәләр-бәялиләр, нәтиҗәсе бар дип әйтәләр», – диде оешма җитәкчесе.

Бүген тугызлап район «Ак калфак» татар хатын-кызлары очрашуын үткәрергә чират тора икән. Шулай ук 2019 елда Казанда «Ак калфак»ның чираттагы Бөтендөнья форумы булачак. 25-27 апрель көннәренә билгеләнгән җыенга 450 делегат чакырылачак. Моннан тыш, киләсе елның апрелендә «Ак калфак» премиясе лауреатлары бүләкләнәчәк. Ул бәйге рәвешендә 9-11 сыйныф укучылары арасында булачак.

«Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары үз эшчәнлеген бакча яшендәге балалардан башларга тиеш. Чөнки 18-25 яшьтә инде яшь буынга милли тәрбия бирү соң булырга мөмкин. Яшьләр телне, традицияләрне, йолаларны белмәсә киләчәк буынга тапшыра алмаячак. Мин бу проблеманың актуальлеген «Татар кызы» Халыкара бәйгесе аша да күрәм: аның мин Казанда узган икенче – сайлап алу этабы өчен җаваплы. Шуңа күрә «Ак калфак» оешмаларына һәр җирлектә бакча яшендәге балалар арасында «Татар кызчыгы» һәм «Татар малае» бәйгеләрен үткәрергә киңәш итәм», – диде Кадрия Идрисова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10