ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

“ТатФлурри” татар КВН командасы Мәскәүдә мәдәни кичәдә чыгыш ясаячак

7 декабрь 2018, 16:37 , Фото: Сәйдәш Мифтахов

“ТатФлурри” татар КВН командасы Мәскәүдә мәдәни кичәдә чыгыш ясаячак Мәскәүнең Милли тикшеренү университеты Икътисад югары мәктәбенең “ТаtarIn” Татар яшьләре клубы Татар мәдәнияте кичәсе оештырачак.

 (Казан, 7 декабрь, Татар-информ, Наилә Исхакова). Мәскәүнең Милли тикшеренү университеты Икътисад югары мәктәбенең “ТаtarIn” Татар яшьләре клубында узачак Татар мәдәнияте кичәсендә күптән түгел генә оешкан КВН командасы “ТатФлурри” чыгыш ясаячак. Бу хакта команда вәкиле Сәйдәш Мифтахов әйтте.

Командагы оештыру идеясе “Бердәмлек” яшьләр клубы оештырган “Урман күле” форумы вакытында барлыкка килгән. Командада алты кеше, аларның берсе Уфадан, калганнары Татарстаннан.

Мәскәү татар КВН лигасы уенына бер атна калганда әзерләнә башлыйлар, һәм шушы лига җиңүчеләре булып танылалар.

Сәйдәш Мифтахов: “Команданың капитаны - Илназ Исмәгыйлев. Илназ күпчелек мәзәкләрдә катнашучы иң төп геройларның ролен башкара һәм команданың эшен көйләп тора. Вице-капитан дип Артурны әйтеп була, чөнки ул мәзәкләрнең күпчелеген уйлап табучы.”

"ТатФлурри” озын мәзәкләрдән баш тарткан һәм үз стиле итеп кыска мәзәкләрне, 1-2 генә фразалы миниатюралар күрсәтүне, дәртле музыка белән тамашачыны үзенә җәлеп итүне билгеләгән.

Татар мәдәнияте кичәсендә төрле остаханәләр уздырылачак, стендаперлар һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Татар Мәдәнияте кичәсе 8 декабрьдә 18:00да Мәскәүдәге Милли тикшеренүләр университеты Икътисад югары мәктәбендә уздырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10