ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алексей Песошин: Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирергә кирәк

7 декабрь 2018, 16:04 , Фото: Салават Камалетдинов

Алексей Песошин: Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирергә кирәк Марта Новакова фикеренчә, ел нәтиҗәләре буенча Чехия-Татарстан арасындагы товар әйләнеше кабат үсеш күрсәтәчәк.

(Казань, 7 декабрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан һәм Чехия күптәннән үзара элемтәдә. Бер ел эчендә генә дә ике як та хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашында берничә очрашу уздырды. Үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм яңа этәргеч бирергә кирәк. Бу хакта Чехия-Татарстан эшлекле форумында республиканың Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

Ул Татарстаннның инновацион үсешкә, нано- һәм биотехнологияләр булдыруга, композит материаллар җитештерүгә зур игътибар бирүен белдерде. Шулай ук республиканың халыкара бизнеста хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, чөнки күп кенә проектларда чит ил партнерлары да катнаша.

Премьер-министрның фикере белән Чехиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова да килеште. Ул Чехия делегациясен Татарстанда бик җылы кабул итүләрен әйтте.

“Әлеге форумда рәсми белдерүләр түгел, ә уртак бизнес өчен карарлар эзләү иң мөһиме булачак. Тышкы сәясәт белән бәйле хәлләргә карамастан, Татарстан белән безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы”, - диде Марта Новакова.

Хезмәттәшлек өчен иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе дип ул югары технологияләрне атады. Квалификацияле кадрлар булу ике як өчен дә уртак бизнес нигезендә ята. Хәзер дә Чехия-Татарстан эшлекле элемтәләре югары дәрәҗәдә, дип белдерде чит ил кунагы.

Ул Татарстан белән сәүдә хезмәттәшлеге әйләнеше даими үсештә, дип әйтте. Ел нәтиҗәләре буенча, күрсәткечләр 18-20 процентка артырга мөмкин, диде Марта Новаков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10