ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда тантаналы рәвештә X Яшь татар лидеры мәктәбе ачылды

7 декабрь 2018, 16:11 , Фото: Александр Эшкинин

Казанда тантаналы рәвештә X Яшь татар лидеры мәктәбе ачылды Белем алырга җыелган делегатлар быел тулысынча пиар өлкәсен өйрәнәчәкләр.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгында тантаналы рәвештә X Яшь татар лидеры мәктәбе ачылды.

  • X Яшь татар лидеры мәктәбендә РФнең 14 төбәгеннән килгән 18-30 яшьлек иллеләп яшь татарлар белемен күтәрә. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештырган бу чараның төп максаты чит төбәкләрдәге лидерлык сәләте булган татарларны барлау һәм аларның осталыгын, белемен арттыру.

Ел саен мәктәп төрле темаларга багышлана: лидерлык сыйфатларын үстерү, пиар, волонтерлык, эшмәкәрлек, социаль челтәрләрдә эшләү осталыгы һәм башкалар. Быел делегатлар тулысынча пиар өлкәсен өйрәнәчәкләр, пиар, SMM, маркетинг дигән төшенчәләр белән танышачаклар.

Делегатларны Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков сәламләде. “Сезнең төрле төбәкләрдән җыелуыгыз ул бик әйбәт. Бер-берегез белән аралашыгыз, эшегездә уңышлар телим”, диде ул.

“Идел” яшьләр үзәге яшьләргә төрле чараларда катнашырга мөмкинлек бирә, катнаша алалармы алар, катнашырга лаеклымы алар, бары тик яшьләрнең үзләреннән тора. X Яшь татар лидеры мәктәбе – бик яхшы проект. Бу проектка бары тик өметле, лидерлык сыйфаты булган яшьләрне генә чакыралар. Дуслар, сез монда, димәк, сезне төбәкләрегездә бик хөрмәт итәләр һәм сезгә өмет баглыйлар”, - диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова.

  • X Яшь татар лидеры мәктәбе 13 декабрь көнне төгәлләнәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10