ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Суд приставлары идарәсе хезмәткәре, алиментчы үлеп китсә, бурычын кем түләячәген әйтте

7 декабрь 2018, 15:45 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Суд приставлары идарәсе хезмәткәре, алиментчы үлеп китсә, бурычын кем түләячәген әйтте Нотариустан “беркем дә варислыкка кермәде” дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әгәр дә алиментлар буенча бурычлы кеше кинәт үлеп китсә, мирасы калдырылган булса, бурыч вариска күчә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламова хәбәр итте.

“Андый очракта суд приставы нотариуска запрос җибәрә, әгәр дэ нотариустан “беркем дә варислыкка кермәде” дигән җавап килсә, суд башкарма производствоны туктата. Әгәр дә мирас кемгә дә булса калдырган булса, андый очракта алиментлар туктый, бурыч вариска күчә”, - дип аңлатты Илзия Исламова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10