ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстандагы федераль трассаларда тоталь контроль системасы камералары эшли башлады

7 декабрь 2018, 14:35 , Фото: архив

Татарстандагы федераль трассаларда тоталь контроль системасы камералары эшли башлады Яңа видеотеркәү системалары М7, Казан – Ульяновск һәм Казан - Оренбург трассаларында тизлек режимын контрольдә тота.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстандагы федераль трассаларда тоталь контроль системасы камералары эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көннән башлап М7 трассасында видеотеркәү системаларының эше активлаштырылды. Алар трассадагы уртача хәрәкәт тизлеген исәпләячәк», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

ТР ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, М7 трассасыннан тыш, яңа видеотеркәү системалары Казан – Ульяновск һәм Казан - Оренбург трассаларында да тизлек режимын контрольдә тота. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10