ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бадминтон ярышында Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашучының гомере өзелгән

7 декабрь 2018, 14:27 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Бадминтон ярышында Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашучының гомере өзелгән Арча районының Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның уен вакытында хәле начарайган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда узучы бадминтон ярышларында Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнашучының гомере өзелгән. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арча районының Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның уен вакытында хәле начарайган. Аның йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемалары булган дип фаразлана.

Табибларның кизү бригадасы ашыгыч рәвештә медицина хезмәткәрләрен чакырткан. Ир-атка урында беренче ярдәм күрсәткәннән соң Республика клиник хастаханәсенә операциягә озатканнар. Әмма ул хастаханәгә барып җиткәнче үлгән.

Гайнуллин медицина учреждениесендә табибтан ярышларда катнашу өчен рөхсәт алган булган.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Илгиз Ильяс улы Гайнуллинның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10