ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлеге Илчесе хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

7 декабрь 2018, 15:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлеге Илчесе хезмәттәшлек турында фикер алыштылар Очрашу Казан Кремлендә узды.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты.  Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасында  хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Мәгдад Хареб Җәббәр Әл Хәйили белән очрашуы.

Искәртеп үтик, Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили Татарстанга эш сәфәренә килде. Аерым алганда, ул Россия ислам институтының (РИИ) 20 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Шулай ук, Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили республиканың ислам тарихына бәйле архитектур һәм тарихи урыннарында, Изге Болгар шәһәрендә һәм Болгар ислам академиясендә булырга ниятли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10