(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда реставрация ясалган Заманча сәнгать галереясында булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары чатындагы өч катлы бинаның түбәсен, фасадын, лифтын төзекләндерделәр, тәрәзәләрен алыштырдылар, мебель һәм җиһазлар сатып алдылар. Хәзер биредә зур форматлы әсәрләрдән экспозиция оештырырга, шулай ук мультимедиа күргәзмәләре үткәрергә мөмкин.
«Без әлеге объектның реконструкциягә кадәр нинди булуын хәтерлибез әле. Хәзер ул – мөһим бурычларны хәл итәргә сәләтле заманча объект. Мин бинага реставрация ясаучыларга гына түгел, әлеге яңа һәм кызыклы юнәлешләрне булдыручыларга да рәхмәт белдерәм. Бу исә республика халкын һәм шәһәр кунакларын Заманча сәнгать галереясына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге галерея белән горурланырбыз дип өметләнәм», - диде Татарстан Президенты.
Республика башлыгы музей эшен үстерүгә, Татарстанның мәдәни һәм сәнгать мирасын саклауга зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее» дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Ремонт эшләренең заказчысы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, генераль подрядчысы - «Реставратор» ҖЧҖ компаниясе. Проект-смета документларын «Татинвестгражданпроект» Институты әзерләгән. Ремонт эшләре 2017 елда башланган. Төзекләндерүгә 343 миллион сум акча сарыф ителгән.