ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада беркетелмәгән бетон субайлар хәрәкәт итүче фурадан юлга коелган

7 декабрь 2018, 12:25 , Фото: соцсети

Түбән Камада беркетелмәгән бетон субайлар хәрәкәт итүче фурадан юлга коелган Гадәттән тыш хәл кичә шәһәрнең сәнәгать зонасына илтә торган юлда килеп чыккан.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада беркетелмәгән бетон субайлар хәрәкәт итүче фурадан юлга коелган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл кичә шәһәрнең сәнәгать зонасына илтә торган юлда килеп чыккан.

Янәшәдән узып баручы машина йөртүчеләр йөк автомобиле шоферына субайларның лафеттан шуып төшә башлавы хакында хәбәр иткән.

Фура шоферы йөк автомобилен кырыйга туктатып, юлга махсус билге куйган. Субайларны машинага автокран ярдәмендә төягәннәр.

Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10