ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча Бөтенроссия турниры ачыла

7 декабрь 2018, 11:56

Турнирда Түбән Новгород, Архангельск, Ямал-Ненец автономияле округы, Ульяновск һәм Пензадан 130дан артык спортчы катнаша.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 7-9 декабрь көннәрендә Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы мәйданчыгында Александр Курынов истәлегенә багышланган авыр атлетика буенча Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Курынов – Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, атказанган спорт остасы.

Быел турнирда Түбән Новгород, Архангельск, Ульяновск, Пенза өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Коми һәм Татарстан республикаларыннан 130дан артык спортчы катнаша.

Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында сигез үлчәү категориясе буенча узачак. Ир-егетләр 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг, 105 кг һәм 105 килограммнан югарырак, хатын-кызлар исә 48 кг, 53 кг, 58 кг, 63 кг, 69 кг, 75 кг, 90 кг һәм 90 килограммнан югарырак үлчәү авырлыкларында көч сынашачак.

Турнир тантаналы төстә 15.00 сәгатьтә  ачыла.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10