ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бер көн эчендә җәяүлеләр юлында дүрт хатын-кызны бәрдергәннәр

7 декабрь 2018, 11:37

Барлык очракларда да зыян күрүчеләр төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бер көн эчендә җәяүлеләр юлында дүрт хатын-кызны бәрдергәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә көн уртасында Себер трактында «Митсубиси» автомобиле светофорның яшел уты янган вакытта юл аркылы чыгып барган 77 яшьлек пенсионерны таптаткан.

Шуннан соң сәгать ярым үткәч «Лада Гранта» автомобиле Тыныч һәм Глушко урамнары чатында светофорның яшел утына борылганда җәяүлеләр кичүендә 66 яшьлек хатын-кызга юл бирмәгән.

Кичен Шаляпин һәм Павлюхин урамнары чатында «Киа» автомобиле светофорның яшел уты янган вакытта юл аркылы чыгып барган 36 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Бер сәгатьтән соң «Шевроле» автомобиле Губкин урамындагы 67нче йорт каршында җәяүлеләр кичүендә 19 яшьлек кызга юл бирмәгән.

Барлык очракларда да зыян күрүчеләр төрле тән җәрәхәтләре алган.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10