ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Краснодар татарлары Яңа елга кулъяулык чигәргә өйрәнә

7 декабрь 2018, 20:40

Мастер-класста катнашучыларга "Су юлы" туй йоласы хакында да сөйләячәкләр.
(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). 8 декабрь көнне Краснодар татарлары Яңа ел алдыннан кулъяулык чигү буенча мастер-класс уздырачак. Бу хакта җирле милләттәшләребезнең оешмасы хәбәр итә. 
 
Кул эшләнмәләре мастер-классын "Мирас" татар клубы оештырачак. Татар бизәкләре төшерелгән кулъяулык чигәргә өйрәнүчеләр татар туйларындагы "Су юлы" йоласы хакында да тулырак белә алачак. 
 
"Үзегез белән инә, җепләр алып килү сорала", диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10