(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Бүген Казанның Мәскәү районы судында «Свей» һәм «Маг-Строй» төзелеш фирмалары җитәкчесе Рәшит Аитовка хөкем карары укырга керештеләр.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, компания җитәкчесе гамәлләреннән 138 кеше зыян күргән, килгән зыянның гомуми күләме 340 миллион сум тәшкил итә. Рәшит Аитовка карата кузгатылган җинаять эше 170 томнан тора.
«Суд утырышларында дәүләт гаепләүчесе барлык җинаять эпизодлары буенча да Аитовның гаебе тулысынча расланган дип тапты һәм аны 13 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Аитовның үз гаебен танымавын һәм йортларны төзеп бетерү өчен мөмкинлеге булмавын, хәзер исә мондый мөмкинлегем бар дип раславын исәпкә алып, адвокат аның гаепсез икәнлеген әйтте һәм компания җитәкчесен аклый торган карар чыгаруны үтенде», - дип хәбәр итте Мәскәү районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Наил Уразбаев.
Рәшит Аитов берничә җинаять эпизоды буенча гаепләнә. Ул үз гаебен танымады.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Аитовка карата 33 җинаять эше кузгатылуы, аларның бер производствога берләштерелүе хакында хәбәр иткән иде. Дәүләт гаепләүчесе аны 13 елга рәшәткә артына озатуны таләп итте.