ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рабит Батулланың иң популяр пьесаларының берсе буенча фильм төшерелде

7 декабрь 2018, 11:47 , Фото: Александр Эшкинин

Рабит Батулланың иң популяр пьесаларының берсе буенча фильм төшерелде Рабит Батулланың “Кичер мине, әни!” пьесасы буенча төшерелгән нәфис фильм "Инсаф" дип атала.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казанда Рабит Батулланың “Кичер мине, әни!” пьесасы буенча куелган фильм беренче тамашачыларына тәкъдир ителде. Оештыручылар моның премьера булмавын, ә тамашачы реакциясен чамалау өчен техник күрсәтү икәнлеген әйттеләр. Фильмны пьеса авторы Рабит Батулла да тамашачы белән бергә беренче тапкыр карады.

Рабит Батулланың “Кичер мине, әни!” пьесасы буенча "Инсаф" нәфис фильмын режиссер Фәрит Дәүләтшин һәм продюсер Наталья Топал ике ел дәвамында төшергәннәр. Фәрит Дәүләтшин фильмның озак эшләнүе финанс проблемаларга белән бәйле булуын әйтә.

“Башта артистлар белән җыелыштык та, үз акчабызга төшерә башладык. Быел Мәдәният министрлыгы ярдәм кулы сузды – безгә фильмның тавышын яздырып, әзерләп бетерергә мөмкинлек бирелде”, - ди режиссер. Фильмда Кариев театры актерлары төшкән. Төп рольдә - Казанның 2нче гимназиясе укучысы Инсаф Һидиятуллин.

“Без һәрвакыт акчасыз гына төшерә башлыйбыз. Бу юлы да шулай иттек һәм акча беткәч тукталып калдык. Татарстан Президентына рәхмәт – аңа хат язгач, 2 миллион сум финанс ярдәме алдык. Ул зур акча түгел, шулай да ул безгә бик файдалы булды. Хәзер инде артистларыбызга да түләү мөмкинлеге бар, алар бу фильмда түләүсез эшләделәр”, - диде продюсер Наталья Топал.

Әсәрнең сюжеты буенча әнисе белән үскән үсмер малай шактый зур суммада акча ота. Акча откач малайның чын әнисе һәм чын әтисе табыла. Әмма аларга малай түгел, ә аның акчасы гына кирәк. Малай үзен үстергән Миңзифаны әнисе дип саный.

“Инсаф” картинасының премьерасы язга гына көтелә. Режиссер һәм продюсер фильмның уңышлы прокат язмышына өметләнәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10