ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Премьер-министры: Яшьләр коррупциягә каршы торуда мөһим роль уйный

7 декабрь 2018, 11:03

V Республика коррупциягә каршы яшьләр форумында 250 кеше катнаша, шуларның 150се – яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанда V Республика коррупциягә каршы яшьләр форумы уза. Әлеге чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган.

«Коррупция факторлары республика үсешен акрынайта. Җәмгыятьтә әлеге күренешкә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк һәм биредә яшьләр мөһим роль уйный. Әлеге форумның максаты – коррупция фактларын киметүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерләү», - дип искәртте үз чыгышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

Форумда барлыгы 250 кеше катнаша, шуларның 150се – яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре. ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы җитәкчесе Илдар Суфияров ТР Премьер-министрына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча халыкка хокукый ярдәм күрсәтү концепциясен тәкъдим итте.

ТР яшьләр Хөкүмәте рәисе Алла Абросимова яшьләрнең коррупциягә каршы тору мәсьәләсендә күп кенә идеяләр тәкъдим итүен әйтте. Аерым алганда, алар «Ришвәт бирмим» акциясендә актив катнаша.

«Безнең яшьләр ЮХИДИ инспекторлары белән бергә юлларга чыга. Алар машина йөртүчеләргә «Ришвәт бирмим» дигән наклейкалар тарата. Шул рәвешле, акциягә автомобиль хуҗалары да кушыла», - дип искәртте Алла Абросимова.

Форум барышында анда катнашучылардан Алексей Песошинга берничә тәкъдим килде. Шуларның берсе – яшьләр һәм бизнес арасында күпер булдыру.

«Коррупция — мәңгелек проблема. Без аның нәрсә икәнлеген әле төгәл аңлап бетермибез. Россиянең конвенцияне кабул итү-итмәвенә бәйле бәхәсләр бүгенге көндә дә бара. Без кабул иткән дип саныйбыз, әмма бу чынлыкта да шулаймы соң?» - дип искәртте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин.

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10