ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия ислам институтын чит илләр белән актив эшләргә чакырды

7 декабрь 2018, 10:31 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Рөстәм Миңнеханов Россия ислам институтын чит илләр белән актив эшләргә чакырды “Иң югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсен безнең чит ил партнерлары ярдәмендә чишәргә була”, - диде Президент.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ислам институтына иң югары квалификацияле педагогик кадрларны әзерләү мәсьәләсендә чит илләр белән актив эшләргә чакырды. Бу хакта ул кичә институтның конференция залында узган белем йортының 20 еллыгына багышланган юбилей тантанасында әйтте.

Институтның ислам фәннәре белгечләрен чыгаруда зур өлеш керткәнен билгеләп үткәч, Президент шулай ук игътибарны таләп итүче кайбер мәсьәләләргә дә тукталып узды. Алар арасында чит ил фәнни-мәгариф үзәкләре белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен активлаштыру.

“Иң югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсен безнең чит ил партнерлары ярдәмендә чишәргә була”, - диде Президент.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ислам икътисады һәм финанслары, татар теле һәм милли мәдәният кафедраларының фәнни потециалын үстерүгә, әле дә актуаль булып торучы мәгърифәтчелек һәм нәшрият эшчәнлекләрен ныгытуга игътибар итәргә чакырды.

“Кайбер әшләнәмләр инде бар, әмма аларга система тәртибен бирергә кирәк. Югары уку йорты җитәкчелеге моңа бөтен көчен куяр дип ышанам”, - диде Президент.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10