ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Олимпия чемпионкасы фехтовкалау нигезләренә җиде яшьтән өйрәтергә кирәк дип саный

7 декабрь 2018, 10:07 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Олимпия чемпионкасы фехтовкалау нигезләренә җиде яшьтән өйрәтергә кирәк дип саный “Иртәрәк шөгыльләнә башлаганнар 9 яшьләренә инде нәрсә дә булса белә”, - диде Наилә Гыйләҗева.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Олимпия уеннары чемпионы, тренер, ССРБ атказанган спортчысы Наилә Гыйләҗева фехтовкалау нигезләрен балаларга җиде яшьтән өйрәтә башларга кирәк дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

  • Наилә Гыйләҗева – 12 тапкыр ССРБ чемпионы, күп тапкыр Европа Кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елда үткән җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе. Наилә Гыйләҗева Казан балалар-яшүсмерләр фехтовкалау спорт мәктәбендә тренер булып эшли.

Казан фехтовкалау мәктәбе балаларны 9 яшьтән кабул итә. Наилә Гыйләҗева балаларны иртәрәк кабул итә башларга кирәк дип саный. “Ярышларда күреп беләсең аны. Иртәрәк шөгыльләнә башлаганнар 9 яшьләренә инде нәрсә дә булса белә. Аларда көндәш белән контакт дигән әйбер бар, нәрсә эшләгәннәрен, ни өчен эшләгәннәрен аңлыйлар. Техника да, тактика да бар”, - диде спортчы.

Олимпия чемпионкасы фехтовкалау нигезләренә өйрәнүне җиде яшьтән башларга кирәк дип саный. “Аларда барыбер беренче көннән үк зур йөкләнеш башланмый. Башта, гадәттә, төрле эмоцияле уеннар үткәрелә. Бу балага үзенең нәрсә тели, нәрсә теләми икәнен аңларга ярдәм итә. Тирәнрәк эш менә шуннан соң гына башлана”, - диде Наилә Гыйләҗева.

Олимпия чемпионкасы белән тулы интервьюны “Интертат” сайтыннан укый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10