ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркиянең Ататөрек исемендәге тикшеренү үзәге рәисе Максудиләрне искә алырга Казанга килде

7 декабрь 2018, 09:49

Ататөрек исемендәге тикшеренүләр үзәге - конференцияне оештыруда зур булышлык күрсәтүче оешма.

(Истанбул, 7 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия дәүләт мәдәният, тел, һәм тарих югары корылышының Ататөрек исемендәге тикшеренүләр үзәге рәисе Мәхмәт Али Бәйхан Казанга килде. Ул бүген “Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” исемле халыкара гыйльми конференциягә катнаша.

Мәхмәт Али Бәйхан фәнни җыенда “Төркиянең тарихы һәм мәдәниятенә хезмәт иткән өч казанлы: Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал һәм Әкъдәс Нигъмәт Курат” дигән темага чыгыш ясаячак.

Ататөрек исемендәге тикшеренүләр үзәге - конференцияне оештыруда булышлык күрсәтүче оешмаларның берсе.

Фәнни конференция татар халкының танылган җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Әхмәтһади Максудовның тууына - 150, аның энесе – сәясәт эшлеклесе, хокук, филология һәм тарих фәннәре докторы Садри Максуди Арсалның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Бертуган Максудиларга багышланган фәнни җыен Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Төркия дәүләт тарих корылышы ярдәмнәре белән үткәрелә. Фәнни җыенга Татарстан галимнәреннән тыш Россиянең төрле төбәкләреннән, Азәрбайҗан һәм Төркиядән дә галимнәр катнаша.

“Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” конференциясе кысаларында “Minbar. Islamic Studies” фәнни журналын һәм Азәрбайҗан галиме Севинч Алиеваның “Азәрбайҗанда - татарлар” китабын тәкъдир итү оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10