ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда гыйнвардан октябрь аена кадәр кулланышта булган 112 мең машина сатып алганнар

7 декабрь 2018, 09:32

Безнең республика бу уңайдан Россия төбәкләре арасында тугызынчы урынны били.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда быелның гыйнварыннан октябрь аена кадәр кулланышта булган 112 мең машина сатып алганнар. Бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 2 меңгә күбрәк. Танылган эшкуар, ТР Автодилерлар ассоциациясе башлыгы Руслан Габделнасыйров «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең республика бу уңайдан Россия төбәкләре арасында тугызынчы урынны били», - дип хәбәр итте Габделнасыйров.

Татарстанның яңа автомобильләр базарына килгәндә, бу өлкәдә күрсәткечләр түбәнрәк, дип искәртте эксперт. Аның сүзләренчә, соңгы елларда әлеге сектор нигездә дәүләт ярдәме программалары нәтиҗәсендә үсеш кичергән. Әлеге программаларның туктатылуы яңа машиналар сатуны сизелерлек киметкән.

«Икътисадчылар әйтүенчә, киләсе ел безнең тармак өчен шактый катлаулы булачак. Әмма без барысына да әзер», - дип сүзен йомгаклады эшкуар.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10