ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда яшәүчеләр үз балаларын Җәннәт, Мирон һәм Хәлид дип атадылар

7 декабрь 2018, 09:13

Бер атна эчендә Татарстан башкаласында 212 кыз һәм 201 малай дөньяга килгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанның ГХАТ (ЗАГС) Идарәсе узган атнада туган балаларга шәһәр халкы биргән иң популяр һәм иң сирәк исемнәрне атады. Бу хакта ТР башкаласы Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнаның иң популяр ир-ат исемнәре арасында Азамат, Арсений, Кәрим, Марк һәм Мурат, ә хатын-кызлар арасында –Амелия, Анастасия, Асель, Саида һәм София бар иде.

Шул ук вакытта казанлылар үз сабыйларын атаган сирәк исемнәр арасында Виктор, Мирон, Сафар һәм Хәлид кебек ир-атлар да, Аят һәм Җәннәт кебек хатын-кызлар да бар.

Казанда бер атна эчендә барлыгы 413 бала туган: 212 кыз һәм 201 малай. Иң яшь әтигә дә 18 яшь тулды. Шул ук вакытта иң өлкән әтинең яше-52, ә иң өлкән анага 48 яшь.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10