ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Питрәч районыннан Геннадий Семенов элеккеге машина-трактор паркында гаилә фермасы ачкан

7 декабрь 2018, 08:36

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Геннадий Семенов элеккеге машина-трактор паркында гаилә фермасы ачкан. Семеновлар, авылның башка кешеләре кебек үк, һәрвакыт күп итеп терлек асрыйлар. Ә 2014 елда алар йорт хуҗасы крестьян - фермер хуҗалыгы төзергә уйлый. Бу хакта районның «Вперед» газетасына сылтама белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Геннадий Семенов элеккеге җирле машина-трактор паркын башта арендалый, аннары аны сатып ала һәм сыер абзары итеп җайлаштыра. Аны берничә бүлемгә бүлә. Башта ике генә сыеры була. Хәзер инде хуҗалыкта 19 баш эре мөгезле терлек бар, шуның унысы - сыерлар. Хуҗа шунда ук 25 баш сарык, дуңгызлар асрый. Терлекләрне карауда, азык әзерләүдә, хуҗалыкны алып баруда аңа гаиләсе булыша.

Хатыны Ольга Дмитриевна Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә укытучы булып эшли. Хуҗалык эшләре, терлек карау мәшәкатьләре аңа бала чактан ук таныш. Геннадий Павловичка ярдәмгә аларның тагын дүрт уллары бар. Олысы Евгенийга – 24 яшь, күптән түгел генә аграр уку йортын тәмамлаган, укыганда ук ул җәй көннәрендә комбайнчы булып эшләгән. Икенчесе - Павел, шулай ук югары уку йортында белем ала, агрономга укый.

Ике кечкенәрәк уллары - Станислав һәм Егор әле мәктәптә укыйлар. 12 яшьлек Станислав инде хәзер терлекчелек белән шөгыльләнә - ул куяннар үрчетә.

Бүгенге көндә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә алты крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларның өчесе - Никитин С.А. КФХ, Никитин В.А. КФХ һәм Семенов Г.П. КФХ – Керәшен Сәрдәсе авылы территориясендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10