ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чистай районы Агрофирмасы хезмәт хакы буенча 6,5 млн сумнан артык бурыч түләгән

7 декабрь 2018, 07:44

"Җүкәтау» авыл хуҗалыгы предприятиесе 303 хезмәткәргә вакытында акча түләмәгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чистай районында Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче «Җүкәтау» ҖЧҖ 303 хезмәткәр алдында хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләренә барлыгы 6 млн 533 мең сум акча түләгән. Җәй көне агрофирмага 260 эшче каршында барлыкка килгән бурычны 4,1 млн. сум күләмендә түләргә туры килгән инде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башка структуралар белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең эш хакларын вакытында түләү хокукларын тәэмин итү эшен дәвам итә, дип билгеләп үтелә ведомствоның матбугат хезмәтендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10