ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарлар китапларны татарча гына түгел, русча да язарга тиеш – Удмуртиядән Илмир хәзрәт

7 декабрь 2018, 07:08 , Фото: Лилия Гаделшина

Татарлар китапларны татарча гына түгел, русча да язарга тиеш – Удмуртиядән Илмир хәзрәт Илмир хәзрәт Касимов "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Удмуртиядә узган күчмә утырышында авыллар тарихын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләде.

(Ижевск, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). "Татарлар китапларын татарча гына түгел, русча да язарга тиеш, моннан куркырга кирәкми, чөнки иң мөһиме – хәтер кала". Бу фикерне Удмуртиянең Кистем авылы имам-хатыйбы, тарихчы Илмир хәзрәт Касимов "Ак калфак" оешмасының шушы авылда узган очрашуында әйтте. Имам тумышы белән бу авылдан. Ул инде берничә ел авыл тарихын өйрәнә, үзенең һәм биредә яшәүче халыкның шәҗәрәләрен төзи. Бу хакта китаплар да язган, шул исәптән рус телендә дә.

"Татар телендә укый белүчеләр кими. Китапларны гел татарча гына язсак, бүгенге пенсионерларыбыздан соң килгән буын аларны укый алырмы икән. Русча язу татар әдәби телен саклау өчен, бәлки, файдага булмас, әмма барыбер файдасы бар, чөнки киләчәк буынга хәтер кала", – диде Илмир хәзрәт.

Ул – Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе, татар телен I сыйныфтан XI сыйныфка кадәр укыткан бердәнбер мәктәп – Кистем урта мәктәбендәге "Татар йорты" музее мөдире, өстәмә белем  бирү мөгаллиме дә – балаларны шәҗәрә төзергә өйрәтә.

Хәзрәт сөйләгәнчә, Кистем – Удмуртиянең Балезино районындагы иң зур татар авылы: биредә 300дән артык хуҗалык, 900гә якын кеше исәпләнә, аларның 84% – татарлар. Монда гомер-гомергә Касимовлар яшәгән – алар Алтын Урда чорыннан ук шушы җирләрнең хуҗасы булган татар князе – Касим бий нәселеннән.

"Шәҗәрәләрне һәм авыл тарихын, удмурт галимнәре бу җирләрне һәм Касим бийне удмурт булган дип белдергәнгә гарьләнеп, ныклап өйрәнә башладык. Тирә-яктагы тагын берничә татар авылына да нигез салган Касимовлар шәҗәрәсен хәзер бер кәгазь битенә генә сыйдыру мөмкин түгел", – диде Илмир хәзрәт.

  • Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы 6-7 декабрьдә Удмуртиядә күчмә утырыш үткәрә. "Тамырлар белән көчле без" дип аталган утырышта Россиянең 7 төбәгеннән, Татарстанның 31 районыннан "Ак калфак" оешмалары вәкилләре катнаша. Удмуртиянең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм аның "Ак калфак" оешмасы кунакларны иң зур татар авыллары урнашкан Балезино районы белән таныштырды. Пленар утырыш 7 декабрьдә Ижевск каласында уза.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10