(Буа, 7 декабрь, "Татар-информ", "Байрак"). Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 ноябрь көнне юл инспекторлары һәм Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары шәһәрдә яшәүче 28 яшьлек егетнең “ВАЗ-2114” автомобиленә арест салдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул исерек килеш рульгә утырган өчен 30 мең сумга штрафка тартылган булган һәм әлеге бурычын озак вакыт түләмәгән.